news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты адресына котлау телеграммалары һәм хәбәрләр килү дәвам итә

Татарстан халкына иминлек һәм матур тормыш теләп, бик күп ил һәм дәүләтләрдән котлаулар килә

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты адресына котлау телеграммалары һәм хәбәрләр килү дәвам итә.

РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үз котлауларын юллаган. КХРның Шаньдун провинциясе губернаторы үз котлавында:”Сезнең республикага матур үсеш һәм куәт, ә халыкка бәхет һәм сәламәтлек телим. Шулай ук Кытай һәм Россия халкы арасында гомерлек дуслык телим”, - дип билгеләп үтә. Әлеге котлауларга Хунань провинциясе Халык хөкүмәте губернаторы исеменнән чит ил һәм миграция эшләре буенча Канцелярия җитәкчесе Сяо Байлин да кушыла.

«Сычуань халкы, провинциянең Халык хөкүмәте, Коммунистлар партиясе комитеты исеменнән Татарстан Республикасына тынычлык, имин тормыш телибез», – диелә котлауда.

РФ Дәүләт Думасындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров та юллаган. Котлауларны. Бәйрәм белән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, шулай ук Сафранболу, Эскишеһер, Коджаэли, Фильос шәһәрләре мэрлары, сәүдә-икътисад палатасы һәм биржа берлеге рәисе, Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Умит Ярдым котлый.

Казахстаннан бик күп котлаулар алынды. Атыраус өлкәсе хакиме вазифаларын башкаручы Гомәр Дюсембаев: «Татарстан Республикасының ышанычлы партнер, дус булуына бик шатбыз, безнең арада бары җылы мөнәсәбәтләр генә тора”, - дип билгеләп үтә. Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов: «Казахстанда Татарстан белән элемтәләр ныгуга, дуслык мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирелә. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри өлкәдә уңышлар, Татарстан халкына тынычлык һәм күркәм матур тормыш телибез”, - дип белдергән.

Үз котлауларын Пенза губернаторы Иван Белозерцев, Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Ленинград өлкәсе вице-губернаторы Сергей Перминов, шулай ук Түбән Новгород, Рязань, Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре губернаторы да җиткергән.

Татарстан һәм аның Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына котлауларны Гагаузиядән Ирина Влах, Тыва Республикасыннан Шолбан Кара-оол, Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова, Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин, Кабардин-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коков, Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Чувашиядән Михаил Игнатьев, шулай ук Карачаево-Черкес республикасыннан Рәшит Темрезов юллаган.

Котлау телеграммалары Мордовия Республикасы Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников, РФда Беларуссия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Петришенко һәм башка күп илләрдән һәм җирләрдән алынды һәм алар әле дә килә тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100