news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Ачык инновацияләр" форумында катнашты

Рөстәм Миңнеханов форумның төбәкләрнең технологик үсеш өстенлекләрен билгеләүгә багышланган губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ел саен уздырыла торган "Ачык инновацияләр" форумында катнашты. Татарстан делегациясе составына ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кергән.

Форумның Рөстәм Миңнеханов катнашкан пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов форумның төбәкләрнең технологик үсеш өстенлекләрен билгеләү, инновацион продукциягә ихтыяҗ булуга ярдәм итү, шулай ук Россия-Кытай уртак проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады.

Ул искәртеп узганча, Россиянең 14 төбәге инновацион төбәкләр ассоциациясенә берләште һәм федераль үзәк каршында төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яклый. Рөстәм Миңнеханов республикада класстерлы үсеш эшләре алып барыла, инжиниринг үзәкләре төзелә, дип билгеләп үтте. "Һәр төбәкнең үз үсеш нокталары бар, - дип белдерде ТР Президенты. Безнең өчен бу Кама җитештерү кластеры".

Р.Миңнеханов  Казанда "Роснано" белән бергә төзелгән нанотехнологияләр үзәгенең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. "Андый производстволардан башка көндәшлек турында сөйләү бик авыр", - дип саный ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100