news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Абу-Дабида IDEX-2019 оборона күргәзмәсе экспозициясен карады

Мәйданчыкларны карау барышында Рөстәм Миңнеханов Россия стендларында булды.

Татарстан Президенты Абу-Дабида IDEX-2019 оборона күргәзмәсе экспозициясен карады
tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«IDEX-2019 мәйданчыкларын карау барышында Рөстәм Миңнеханов Россия стендларында булды. Россиянең берләшкән экспозициясе күргәзмәсен Россия оборона экспорты оештырды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел Россия оборона-сәнәгать комплексының 50гә якын предприятиесе эшләнмәләрен тәкъдим итте. Кайбер хәрби техника һәм кораллар күргәзмәдә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Президенты «Калашников» концернының стендын карады, анда беренче тапкыр Калашников автоматлары 200нче сериядә тәкъдим ителде: АК200, АК203, АК204, АК205.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Калашников» концернының спорт пистолетларын һәм электр мотоциклын карады. 

IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле үткәрелә һәм кораллану һәм куркынычсызлык системалары өлкәсендә заманча эшләнмәләр үрнәкләре күрсәтелә торган дөнья мәйданчыкларының берсе булып тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot