Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты 60 яшьтән өлкәннәрне вакцинацияләү урыннарда сүлпән баруын әйтте
Ул коронавирустан үлгән кешеләрнең нигездә вакцинацияләнмәгән, 60 яшьтән өлкән, хроник чирле кешеләр булуын искәртте.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район-шәһәрләрдә 60 яшьтән өлкәннәрне вакцинацияләү сүлпән баруын әйтте.
«Барлык хакимият органнарының төп бурычы — авырулар санын киметү һәм җәмгыятьне нормаль тормыш шартларына кайтару. 60 яшьтән узганнарны вакцинацияләү эшен җиренә җиткереп башкармыйсыз. Хәзер көненә 5-6 кешене югалтабыз, ә 10-12 кешене югалткан көннәр булды бит», — диде Президент ТР муниципаль берәмлекләр советы съездында.
Ул коронавирустан үлгән кешеләрнең нигездә вакцинацияләнмәгән, 60 яшьтән өлкән, хроник чирле кешеләр булуын әйтте.
«Җирле хакимияттә аерым җаваплылык. Сездән башка бу проблеманы хәл итеп булмый. Чикләүләрне катгый үтәргә кирәк. Тикшерүләр белән чыгабыз, кайбер урыннарда моңа ваемсыз карауларын күрәбез. Вакцинациядән башка юлы юк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Бездә барысы да вакцинация узган: Минимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович, мин дә инде берничә тапкыр. Көн саен эшкә йөрибез бит. Халыкка таралган сүзләрне фейк дип аңлатырга кирәк. Иң куркынычы — кеше үлеме», — дип искәртте Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз