news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышының туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.

Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600 кеше чакырыла.

  • Республика Президенты Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100