news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Чара Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында була.

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 сентябр, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә, дүшәмбе көнне,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүм булды (2018 елның 17 сентябрендә узды). Сессия 40нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы укылачак.

  • Чара Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында була. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.

Чарага Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган – барлыгы 600ләп кеше.

Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot