news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты 21 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатьне тыңларга 700ләп кеше чакырулы

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Иртәгә, 21 сентябрьдә, сәгать 10да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. 

"Татар-информ" агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, әлеге мөрәҗәгать көне V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14 сентябрьдә узган утырышында билгеләнде. Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатен тыңларга 700ләп кеше чакырылганлыгы билгеле. Алар арасында – ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ ФҖның Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, суд, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, төбәкнең муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башкалар.

Татарстанның алга таба үсеш юнәлешләре күрсәтелгән юлламадан соң, ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында республика парламенты утырышында 28 мәсьәләне карау күздә тотыла. Аларның 19ы - республика закон проекты.

news_right_1
news_right_2
news_bot