news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты 2018 елны Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан итте

Казанда Лев Толстой исемендәге скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә, Лев Толстойның вафатына 107 ел тулу уңаеннан Лев Толстой исемендәге скверда язучы һәйкәленә чәчәкләр куячаклар, дип хәбәр итә ТР Милли музей матбугат хезмәте.

Лев Толстой исеме Казан белән ныклы бәйләнештә. Язучы бирегә 1841 елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән килгән, ә 1847 елда язын Казаннан киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар сакланган.

Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы элемтәсен, шулай ук язучының рус әдәбиятына һәм дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми төстә игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100