Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты 1 нче сыйныфка нинди портфель белән укырга кергәнен искә төшерде
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә республика август киңәшмәсе алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 1 нче сыйныф балаларына портфельләр бирү тантанасында катнашты. Форсаттан файдаланып, үзенең дә 1 нче сыйныфка баруы белән бәйле балачак хатирәсен сөйләде.
"Безнең бистәдә дусларым мәктәпкә 1 нче сыйныфка китте. Миңа 6 яшь иде. Әтигә: "минем дә керәсем килә" дидем. Сумкам да юк иде, олы абыйның сумкасы бар иде, шул портфель белән мәктәпкә бардым. Беренче тапкыр мәктәпкә барганны гел искә алам", - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе әһәмиятен әйтте.
"Бик кирәкле акция. Быел 55 мең бала 1 нче сыйныфка бара. Бөтен ата-ана да баласын тиешле дәрәҗәдә әзерләргә көче җитеп бетми, муниципаль берәмлек башлыкларына иганә ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт. Бу игелекле эш", - диде.
"Балаларны котлыйм, укуларында уңышлар телим. Иң кирәкле әсбаплар белән тәэмин ителәсез. Бу көн хәтерегездә калыр дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 7 ел элек Татарстан Президенты ярдәме белән 2007 елдан гамәлгә ашырыла. 15 ел эчендә 224 мең 1 нче сыйныф һәм 2-11 сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелгән.
Тантаналы чарада РФ мәгърифәт һәм фән министры урынбасары Татьяна Васильева һәм башка кунаклар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз