news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентs Tidfore компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Компанияләр арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Тidfore Heavy Equipment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ислам бизнесы үсеш фонды белән Tidfore Heavy Equipment Group компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан документка Фонд президенты Линар Якупов кул куйды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу башлангач, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән кызыксынган өчен рәхмәт белдерде: «Безнең республика Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Пекинда безнең республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшләп килә. Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды. Без икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез».

Татарстан Президент белдергәнчә: «Tidfore – Кытайның, сәнәгать җайланмаларын проектлаучы һәм җитештерүче мәгълүм инновацион компаниясе. Казанның Яңа Татар Бистәсе территориясендә «Казан финанс районы» проектын уртаклашып гамәлгә ашыру эше бара».

Очрашу барышында яклар Казанның Яңа Татар бистәсе территориясендә «Казан финанс районы» һәм Казан шәһәренең йөкләр өчен елга порты проектының мастер-планын бергәләп үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Казанның Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсе территорияләрен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә дип йөкләмә биргән иде. Эшләрне Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе Казан архитектура университеты һәм Малайзия-Россия консорциумы белән бергәләп алып барды. 2017 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан финанс районы мастер-планы концепциясе тәкъдим ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100