news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры Зәй районына эшлекле сәфәр кыла

Илдар Халиков "Татэнерго" җәмгыяте директорлар советының киңәшмәсен уздыра.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Зәй районына эшлекле сәфәр кылырга җыена. Бу хакта республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында әйтелә.
 
Илдар Халиков Зәйдә Дәүләт район электростанциясе эшчәнлеге белән таныша, аннары объект билмәсендә "Татэнерго" җәмгыяте директорлар советының киңәшмәсен уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot