news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры вазифасына башка кандидатлар да каралды — Фәрит Мөхәммәтшин

Президент тарафыннан парламентка тәкъдим итү өчен республикада ярыйсы ук команда бар, диде парламент Рәисе.

Татарстан Премьер-министры вазифасына башка кандидатлар да каралды — Фәрит Мөхәммәтшин
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Премьер-министр вазифасына башка кандидатлар да булган. Бу хакта бүген матбугат конференциясе вакытында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“Президент тарафыннан парламентка тәкъдим итү өчен республикада ярыйсы ук команда бар. Мин хәзергә ул фамилияләрне атыйсым килми. Рөстәм Миңнеханов АКШтан кайтканнан соң, узган ялларда Президент, мин һәм Минтимер Шәймиев белән бергә берничә вариантны карадык. Президент тарафыннан өстенлек Алексей Песошинга бирелде. Бу – дөрес сайлау, дияр идем. Чөнки ул вакытын әрәм итми генә әлеге вазифага кереп китә алачак. Безнең вакытыбыз юк, күп мәсьәләрне хәл итәргә кирәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot