news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин ашыгыч киңәшмә үткәрде

Ашыгыч киңәшмәгә җыелу бүген Санкт-Петербург метрополитенында килеп чыккан террорчылык акты белән бәйле.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин хокук саклау органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Киңәшмә транспорт чараларында – аэропорт, тимер юл станцияләре, автовокзал һәм метрополитен станцияләрендә, шулай ук кешеләр күп җыела торган объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә багышланган.
 
Төбәктә куркынычсызлык чараларын көчәйтү бүген Санкт-Петербург метрополитенында килеп чыккан террорчылык акты белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100