news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры торак йортларда видеокамераларны арттыру буенча эшләргә кушты

2018 елда күп фатирлы торак йортлардагы камералардан файдаланып, 2 меңгә якын җинаять ачыкланган.

Татарстан Премьер-министры торак йортларда видеокамераларны арттыру буенча эшләргә кушты
архив tatar-inform

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин күп фатирлы торак йортларда видеокамераларны арттыру юнәлешендә эшләргә кушты. Бу хакта ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Хөкүмәт башлыгы Татарстанда хокук бозуларны фото һәм видеога төшерү өчен камералар сатып алуга акча бүлеп бирелүен искәртте. “Имин шәһәр” программасы кысаларында видеокүзәтү сегментына игътибар бирелә. Күп фатирлы йортларда камералар кую урам җинаятьчелеген кисәтүнең нәтиҗәле профилактик чараларының берсе булды. 2018 елда гына камералардан файдаланып, 2 меңгә якын җинаять ачыкланган”, - диде.

“Эчке эшләр министрлыгына, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, муниципаль районнар белән берлектә, күп фатирлы торак йортларда видеокамералар санын арттыру буенча идарәче компанияләр белән эшне дәвам иттерү мөһим”, – диде Алексей Песошин.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин “Имин шәһәр” программасы кысаларында, республикада күп фатирлы торак йортларда һәм җәмәгать урыннарында 19,5 меңнән артык видеокамера куелганын әйтте. Соңгы ике елда аларның саны 2,5 тапкыр арткан. Видеокүзәтү системасы аша 2018 елда барлыгы 7,5 меңнән артык җинаять һәм хокук бозу фактлары теркәлгән.

Ачыкланган җинаятьләр саны 2017 елгы күрсәткечтән өч мәртәбә артык. Министр торак йортларда видеокамералар куелу нәтиҗәсендә, машинадан урлау, машина куып китү җинаятьләре кимегәнен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100