news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры: Талантлы яшьләр – илнең киләчәге, ышанычлы терәге

Илдар Халиков Казанда “Талантлар ачу” III форумында катнашучы белгечләр белән очрашты.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ") Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәте йортында талантлы һәм сәләтле балалар, яшьләрне үстерү өлкәсендәге белгечләр белән очрашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.
 
Бу очрашу 15-17 декабрьдә Казанда Германия-Россия Яңа технологияләр институтында оештырылган “Талантлар ачу” III форумы кысаларында узды. Әлеге форум - “2015-2020 елларга Татарстанда талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының ачык мәйданчыкларыннан берсе.
 
Илдар Халиков талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын искәртте. “Талантлы яшьләр – илнең киләчәге, ышанычлы терәге. Безгә талантлы балаларны күрә белергә, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәргә кирәк”, - диде Хөкүмәт башлыгы. Татарстанда 2015-2020 елларга талантлар белән стратегик идарә итү программасы халыкара тәҗрибәгә таянып төзелүен, аның максаты талантлы яшьләрне төбәктә калдыру икәнен дә әйтте. Шул ук вакытта әлеге эш республиканың барлык белем бирү учреждениеләрен – балалар бакчаларын, мәктәп һәм вузларны да берләштерергә тиеш.
 
Очрашуда катнашучылар яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, балаларны инженер-технологик иҗатка тарту, остазлар әзерләү, яшьләрдә Татарстан предприятиеләренә кызыксыну уяту кебек сораулар күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100