news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры соңгы биш елда законсыз урман кисү очраклары кимегәнен әйтте

"Законсыз урман кисү законны белмәүдән дә килеп чыга, бу нисбәттән аңлату эшләре үткәрү зарур”, - диде Алексей Песошин.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, соңгы биш ел эчендә республикада законсыз урман кисүләр 57 процентка кимегән. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләп узды.

“Урман хуҗалыгы министрлыгы хокук бозулар, хилафлыкларны кисәтү эше үткәрә. 2018 елда законсыз рәвештә агач әзерләү күләмнәре кимүендә уңай динамика күзәтелә. Законсыз урман кисү законны белмәүдән дә килеп чыга, бу нисбәттән аңлату эшләре үткәрү зарур”, - ди Хөкүмәт башлыгы.

Песошин урман хуҗалыгын үстерү экологик иминлек, уңайлы мохит тудыруда мөһим шартларның берсе булуын билгеләп узды.

“2018 елда министрлык урманнарны саклау, торгызу юнәлешендә комплекслы сыйфатлы эш башкарган. Сигез ел рәттән урман янгыннары булмаган. Урманчыларның урманнарны ут кабудан саклау буенча бөтен арсеналы, оештыру чаралары үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте, ләкин ирешелгәндә генә туктап калырга ярамый”, - диде ул.

Премьер-министр быел, Россиядә Волонтер елы кысаларында республикада табигатьне саклау чаралары, урман утырту акцияләре оештырылганын билгеләп узды. “Министрлык бу чараларны массакүләм итеп оештыра белде. Урманнарны торгызу төп эш булып тора”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100