news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Россиянең «Сименс» компаниясе президенты белән очрашачак

Алексей Песошин һәм Александр Либеров Татарстан Хөкүмәте Йортында очраша.

Татарстан Премьер-министры Россиянең «Сименс» компаниясе президенты белән очрашачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең «Сименс» компаниясе президенты Александр Либеров Казанга килде. Бүген ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашачак.

Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, Песошин һәм Либеровның очрашуы республика Министрлар Кабинеты бинасында көннең беренче яртысында узачак.

Татарстанны «Сименс» белән электән үк эшлекле элемтәләр бәйли. Немец компаниясе җитештергән җиһазлар республиканың нефтехимия һәм энергетика тармагында, медицинада уңышлы кулланыла.

Узган ел май аенда «Сименс» компаниясе һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100