news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Россия Дәүләт Думасы комитеты әгъзалары белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, иртәгә, 2 ноябрьдә Казанда Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышы узачак. Анда өлкән буын гражданнарының мәнфәгатьләрен кайгыртучы  Гамәлләр федераль стратегиясен чынга ашыру, шулай ук актив яшәү рәвеше алып бару программасын тормышка ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Татарстанның төп социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, төбәктә ел нәтиҗәләре буенча кулланучылар бәясе индексы 103 процент көтелә, азык-төлек бәяләре үсеше акрыная, дип билгеләп үткән ул.

Татарстанда социаль әһәмияткә ия 35 республика программасы гамәлгә куела, агымдагы елда аларны финанслау 16 млрд сумнан артык тәшкил итә, дип белдерә Алексей Песошин. 2018 елда республикада 37 социаль программаны чгамәлгә ашыру ниятләнә.

Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзалары Казанга сәфәр кысаларында төзелгән бай эш программасы өчен рәхмәт белдергән. Алар бүген даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә торган өлкән яшьтәге гражданнар белән бергә иртәнге зарядка да катнашкан. Моннан тыш, депутатлар ветераннар госпиталендә булганнар, тернәкләндерү чаралары белән танышканнар, госпитальдә Россия медицина эшләнмәләре кулланылышын бәяләгәннәр.

Шулай ук халыкара сервис көллиятендә булганнар, анда өлкән яшьтәге гражданнар – пенсионерлар өстәмә белем ала һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәр үзләштерә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100