news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры РФдагы Франция Илчесе белән очрашты

Татарстан Премьер-министры РФдагы Франция Илчесе белән очрашты

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Франция Республикасының Франция бизнесменнары делегациясе җитәкчелегендә Казанга килгән РФдагы Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Кадэ әфәнде белән очрашты.

Сөйләшүләр тәмамлангач, Илче журналистларга быел Казанга икенче визиты икәнлеген хәбәр итте. Ул беренче тапкыр Татарстан башкаласында мартта булган. Аның сүзләренчә ул вакытта элемтә җайга салынган, хәзер хезмәттәшлекне үстерү карары кабул ителгән.

Сүз икътисад һәм мәдәният өлкәсендә бергә эшләү турында бара. Жан Кадэ, аерым алганда, Татарстанда яшәүчеләрнең Франция мәдәниятен тагы да зур кызыксыну белән карауларын һәм француз телен өйрәнүләрен теләде. Ул, шулай ук Казанның 1000 еллыгы тантанасында катнашырга әзерлеген белдерде.

ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов безнең дәүләтләр арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлектә яхшы динамика күзәтелә диде. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан белән Франция арасындагы тауар әйләнеше күләме 2,5 тапкыр арткан. Министр, шулай ук, җитештерү кооперациясен үстерергә кирәклеген ассызыклап үткән. Аның сүзләренчә, мисал өчен, Казан вертолет заводы һәм "Электроприбор" заводы белән уртак проектлар бар инде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә дә зур өметләр баглана. Хафиз Салихов очрашуда, шулай ук, Франциянең РФдагы илчелегендә Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итүне үткәрү турында (якынча 2005 елның беренче кварталында) карар кабул ителүе турында хәбәр итте.

Илче визит кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институты, Казан дәүләт университетында булачак, "түгәрәк өстәл" артында Татарстан бизнесменнары белән очрашачак, Алабугага барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100