Татарстан Премьер–министры республика буенча эшлекле сәяхәттә
Татарстан Премьер–министры республика буенча эшлекле сәяхәттә
(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Бүген Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Минзәлә районындагы мөһим социаль–икътисади объектларны ачуда катнашачак.
Премьер–министр иң элек Холодный Ключ бистәсендә реконструкциядән соң иҗтимагый–социаль үзәкне ачу тантанасында булачак. Икенче ачылачак объект – төзекләндерелгән Минзәлә май–сыр ясау комбинаты.
Тантаналар Чаллыда дәвам итәчәк, анда Рөстәм Миңнеханов «КамАЗ» ААЖнең 35 еллыгын бәйрәм итүдә катнашачак.