news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры Лениногорск һәм Чирмешән районнарына сәфәр кыла

Алексей Песошин җирле депутатлар Советы утырышында катнашачак.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры республиканың Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарына сәфәр кыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Әлеге районнарда Алексей Песошин җирле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм шәхси эшкуарлар җитештергән продукция белән танышачак.

Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук җирле депутатлар Советы утырышында да катнаша. Утырышта 2017 елда әлеге районнарның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга планнар билгеләү көн тәртибендәге төп тема булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot