news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры KITZ Япония компаниясе башлыгы белән очрашты

Алексей Песошин, Япония делегациясенең визиты уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итүдә яңа импульс бирер дип, ышанычын белдерде.

Татарстан Премьер-министры KITZ Япония компаниясе башлыгы белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында KITZ Япония компаниясе башлыгы Ясуюки Хотта белән очрашты.

Алексей Песошин очрашуда Япония делегациясенең хәзерге визиты республикага компания белән уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итүдә яңа импульс бирер дип, ышанычын белдерде. “Япониядәге коллегаларыбыз һәм партнерларыбызның Татарстан Республикасында ешрак була башлавы безнең өчен күңелле”, – дип китерә Татарстан Премьер-министры сүзләрен Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Премьеры шулай ук узган ел Татарстан һәм Япония хакимияте һәм эшлекле даирәләре белән берлектә уздырылган чараларны искә төшерде. Моннан тыш ул кыскача гына Татарстана игътисады һәм аеруча перспективалы тармаклар турында сөйләде, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү күзлегеннән республиканың уңышлы булуын искәртеп үтте.

Ясуюки Хотта җавап йөзеннән үзенең Россиягә һәм аның төбәкләренә беренче визиты булуын һәм күргәннәргә соклануын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot