news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салды

Татарстан гимны яңгыраган вакытта күккә ак күгәрченнәр күтәрелде.

Татарстан Премьер-министры Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә чәчәкләр салды
Салават Камалетдинов, prav.tatarstan.ru
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
 
Колонна алдыннан кулларына венок күтәргән мактаулы каравыл барды. Чәчәкләр куйганнан соң, чарада катнашучылар сугышта һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң автоматлардан өч мәртәбә залп бирделәр һәм курсантлар башкаруында Россия гимны яңгырады. 
 
 
Россия гимны төгәлләнгәч, хәрби оркестр Татарстан гимнын башкарды – бу вакытта күккә ак күгәрченнәр күтәрелде. Шуннан соң ветераннар, Суворов училищесы кадетлары, «яшьармиячеләр», түрәләр һәм депутатлар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
 
 
Алексей Песошин шулай ук Арча зиратында  генерал-майор Рәхим Мәксүтовка куелган һәйкәлне (аны кичә,  8 май көнне ачтылар) карады. Эзтабарлар отряды вәкиле республиканың Премьер-министрына Татарстанда туып үскән командирның кылган батырлыклары хакында сөйләде. 
 
Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан шәһәре халык депутатлары Советы башкарма комитетының элеккеге рәисе Александр Бондаренко каберенә дә чәчәкләр салды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100