Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты
Казанның «Корстон» комплексында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында ITSF XII Бөтенроссия форумы ачылды.
Форумда катнашучылар Россия һәм дөньяда мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак.
«Цифрлы икътисад шартларында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре икътисадның уңышлы үсүендә мөһим шарт булып тора. Болар барысы да дәүләт тарафыннан өстенлекле мәсьәләләр рәтенә керә», - дип искәртте Алексей Песошин.
Бу юнәлештә Татарстанда да зур эш башкарыла. Аерым алганда, инде уникенче ел рәттән үткәрелә торган ITSF форумы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль проблемаларны ачыклау, алар хакында фикер алышу һәм хәл итү юлларын эзләү өчен Россиядә иң зур мәйданчыкларның берсенә әверелде, дип билгеләп үтте Премьер-министр.
- ITSF XII Бөтенроссия форумы ике көн дәвам итәчәк. Секцияләрдә спикерлар сыйфатында Россия Үзәк банкы, шулай ук «Касперский лабораториясе», Dell EMC, Deloitte, Zecurion, Chek Point һ.б. күп кенә компанияләрнең белгечләре чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз