news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министрының үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100