news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәр белән Азнакай һәм Зәй районнарында

Ике районда да Премьер-министр катнашачак Совет утырышлары 2016 ел социаль–икътисади үсеш йомгакларына һәм 2017 елга куелачак бурычларга багышлана.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Азнакай һәм Зәй районнарына эшлекле сәфәр кыла.

Илдар Халиков социаль объектларны караячак, шулай ук Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашачак. Ә көннең икенче яртысында аның Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашуы көтелә.

Ике утырыш та районнарның 2016 ел социаль–икътисади үсеш йомгакларына һәм 2017 елга куелачак бурычларга багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100