news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән - Чиләбедә

Сәфәрнең максаты - җитештерү объектларында булу, шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Борис Дубровский белән очрашу

 (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән Чиләбегә килде

Сәфәрнең максаты - җитештерү объектларында булу, шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы вазифаларын  вакытлыча башкаручы Борис Дубровский белән очрашу.

Илдар Халиков Чиләбе сәфәре кысаларында анда гомер итүче татарлар белән очрашырга, "Ариант" агрокомлексы һәм кайбер җитештерү объектларында булырга ниятли.

Килеп җитүгә, Илдар Халиков Чиләбе торба-прокат заводында, зур диаметрлы "Высота 239" торбасын җитештерү цехында булды. Әлеге производство ярдәмендә Россия ягулык-энергетика тармагы үзен зур диаметрлы торбалар белән тулысынса тәэмин итә ала, ягъни читтән кертү ихтыяҗы беткән. 

Шулай ук ТР Премьер-министры яңа Россия-Италия корыч кою заводында да булды: ул безнең илдә генә түгел, бөтен Ауропада иң заманча санала.  Заводның ахыргы кулланучылары - Россиянең нефть-газ компанияләре, авыр энергетика предприятиеләре, шулай ук хәрби сәнәгать комплексы. Ул бер елга 25 мең тонна коелган заготовка, коелма (слиток) кебек продукция җитештерергә сәләтле.

ТР Президенты матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100