news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "ENES-2016" халыкара форумында катнашты

Татарстан Хөкүмәте рәисе төбәкнең энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 23 ноябрьдә Мәскәүдә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча "ENES" Халыкара форумы эшендә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада шулай ук Татарстаннан делегация катнашты, аның составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергия саклау технологияләре үзәге, республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре, Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре бар иде.

Форумда Татарстанның бердәм экспозициясе төбәкнең энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдырды. 

"ENES" Халыкара форумында “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама нефть химиясе” ГАҖ, “Казан органик синтез” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Генерация компаниясе”ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Челтәр компаниясе” АҖ, “Татэнергосбыт” АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, “Ледел” ҖЧҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ үз эшчәнлеге белән таныштырды. Илдар Халиков Татарстанда энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелегенә ирешү программалары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар исәбенә, Татарстанда тулаем төбәк продуктының энергия чыганакларын киметүгә ирешеп була. 2015 елда ул, 2007 елдагы база күрсәткече белән чагыштырганда, 23,2 процентка кимегән. Әйтергә кирәк, республикадагы "Татарстанда 2014-2020 елларга энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге" дәүләт программасы нигезендә, бу күрсәткечне 40 процентка җиткерү бурычы куелган.

Форум кысаларында Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе пленар утырышта катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot