Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Премьер-министры Җиңү байрагының күчермәсен саклауга кабул итте
“Военная служба по контракту — Твой выбор” акциясендә хәрби байракларны тантаналы төстә тапшырдылар.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Җиңү байрагының төгәл күчермәсен һәм 908нче белән 1160нчы полкларны хәрби байракларын саклауга кабул итте.
“Военная служба по контракту — Твой выбор” акциясендә хәрби байракларны тантаналы төстә тапшырдылар.
“Хәрби байракларны саклауга кабул итү - истәлекле вакыйга. Безнең меңләгән ватандашларыбыз армиягә китте. Без аларның батырлыкларын хәтерлибез һәм байракларны горурланып сакларбыз. Бер елда Россия Кораллы көчләре рәтләренә 7 меңләп яшь егет арммиягә китә”, - диде Алексей Песошин.
Татарстан территориясендә 908нче артиллерия полкы белән 1160нчы укчылар полкы Татарстан территориясендә оештырылган. 908нче полк Суворов ордены белән бүләкләнгән.
“Бу акция 320 шәһәрдә узган инде. Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгудан иң изге теләкләр җиткерәм. Татарстан үз гаскәрләре белән һәрвакыт дан тотты”, - диде РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз