news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры газ-мотор техникасы автойөреше катнашучылары белән очрашачак

Очрашу “Казан” Гаилә үзәге янында булачак.

Татарстан Премьер-министры газ-мотор техникасы автойөреше катнашучылары белән очрашачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген көндез Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дөньядагы иң озын халыкара “Газ в моторы” газ-моторлы техника автойөреше катнашучылары белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

9 мең 881 метр озынлыктагы автойөреш дүртенче сентябрьдә Жудун шәһәрендәге Поднебесныйда башланды. Ул Кытай аша Европага уза. Кытай, Казахстан һәм Россиянең 20 шәһәрен колачлый. Юлның күп өлеше узылган. Казан, Түбән Новгород, Владимир, Мәскәү һәм Тверь шәһәрләре аша узасы калган.

“Газ в моторы” автойөреше катнашучылары арасында чит илдә һәм Россиядә, шулай ук Татарстанда җитештерелгән машиналар да бар. Финиш октябрь башында Санкт-Петербургта булачак. Нәкъ шул вакытта Төньяк башкалада VIII халыкара газ форумы башланачак.

Бүген автойөрештә катнашучылар белән очрашу “Казан” Гаилә үзәге янында булачак. Чарада газ-мотор ягулыгында эшләүче автобусларны Казанның автопассажир оешмаларына тапшырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot