Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Премьер-министры "Ариант" холдингы предприятиеләрендә булды
Бүген Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында "Ариант" холдингында булды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында "Ариант" холдингында булды һәм Урал федераль округында ит продукциясе җитештерү лидеры мөмкинлекләре белән танышты. Биредә җитештерүнең тулы циклы җайга салынган – үз чимал базасын формалаштырудан алып әзер ит продукциясен сатуга кадәр. Бу компаниягә һәр җитештерү этабын катгый контрольдә тоту өчен мөһим. Базарда холдингка лидерлык позицияләрен биләргә чәчүлек мәйданчыклары, катнаш азык җитештерү һәм эшкәртү заводлары, нәселле терлекләрне үрчетү фермасы мөмкинлек бирә. Компаниянең горурлыгы “Герефорд” нәселле уникаль үгезләр көтүе, нәкъ менә шул төрдән бөтен дөньяга билгеле “мәрмәр ит” әзерләнә. Компаниянең ассортиментына 300 төрдән артык югары сыйфатлы ит, казылык һәм үз чималларыннна гына җитештерелә торган продукция керә.
Компаниянең җитештерү процессында 5200 кеше катнаша.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз