news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты

Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, Сабантуй” журналлларына язылды.

 Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты
Рамиль Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре акцияне хупладылар һәм өлкәннәр йорты, инвалидлар интернаты, балалар йортлары, социаль үзәкләр һ.б. өчен 2018 елның беренче ярты еллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рус һәм татар телендәге басмаларына язылдылар.

Аерым алганда, Алексей Песошин Кукмара мәрхәмәтлелек үзәге өчен “Салават күпере”, “Ялкын”, Сабантуй” журналлларына язылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot