Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде
Алексей Песошин “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен мактауга лаек булды.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга Мактау ордены тапшырды. Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Түбән Новгородта узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошинны “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бүләкләү турында боерыкны март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Шулай ук Мактау ордены В.Д.Шашин исемендәге ПАО “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимовка да тапшырылган.

- "Татарстанның вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Александр Невский ордены белән бүләкләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз