Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Премьер-министр урынбасары Әлмәттә алмагачлар утыртты
Әлмәттә Ветераннар аллеясына алмагачлар утырту дәвам итте.
(Әлмәт, 30 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Ветераннар аллеясына алмагачлар утырту дәвам итте. Алдагы көннәрдә Татарстан Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев Әлмәттә алмагачлар утыртты, дип яза район газетасы.
Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәтә Чехов урамында яңа аллеяга нигез салынды. Бүген шәһәребезгә килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та алмагачлар утыртуда катнашты. Ул әлмәтлеләрнең әлеге инициативасын хуплады, аның яшь буынга тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук яшьләр ассамблеясы әгъзалары, диаспоралар да “Җиңү алмалары” дип исемләнгән аллеяга декоратив алмагачлар утыртып, изге гамәлгә үз өлешләрен керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз