news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Нигъмәтуллин хупланды

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Нигъмәтуллин хупланды
Фото: «Татар-информ» архивы

7нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 12нче утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасы хупланды. Утырыш эшенә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итте. Парламент утырышында кандидатураны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Рөстәм Камил улының Премьер-министрның беренче урынбасары вазифасына турыдан-туры бурычларына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген контрольдә тоту, шул исәптән барлык дәүләт органнарының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру керә, бу билгеләнгән максатларга ирешү өчен нигез булып тора, – дип белдерде Песошин.

Премьер-министр Нигъмәтуллинның йөкләнгән бурычларга җаваплы карашта булуын да билгеләп китте.

«Шулай ук Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның махсус хәрби операциядә катнашуы, республика территориясен пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәреннән саклау, ТР территориясендә транспорт һәм торак төзелеше өлкәсендәге эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен дә алып бара. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасында эшләгәндә Рөстәм Камильевич үзен системалы фикерләүгә, иң югары бурычларны куя һәм тормышка ашыра белүгә ия җитәкче буларак күрсәтте», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Дәүләт Советы сайтында, «RuTube» видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot