news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россия – АСЕАН форумында логистик мөмкинлекләрен тәкъдим итте

Татарстан Россия – АСЕАН форумында логистик мөмкинлекләрен тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанда Россия – АСЕАН эшлекле форумы сессиясендә Татарстан инфраструктурасының транспорт- логистика мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

«Татарстан Россиядә уникаль урын били. Соңгы елларда республика төньяк-көньяк, көнбатыш-көнчыгыш векторына юнәлеш алды», - диде ул.

Хәнифов кунакларга Татарстанның уникаль урында урнашуы турында сөйләде, биредә Россиянең ике зур елгасы – Идел һәм Кама очраша. Россия төбәкләре һәм чит илләр арасында логистик чылбыр төзелгән.

«Безнең логистика нәтиҗәле эшләсен өчен зур логистик комплекслар булдырылды», – диде Хәнифов.

Хәнифов форумда катнашучыларга Татарстанны логистик хаб буларак кулланырга тәкъдим итте. Башка дәлилләр сыйфатында ул республика периметры буйлап - тимер юллар, республика аша зур федераль автотрассалар (М-12, М-7, М-5) узуын билгеләп үтте.

«Зөя мультимодаль комплексы - заманча территория, резидентлар мәйданчыкларны актив рәвештә били, сезне резидент булырга чакырабыз», - диде Хәнифов.

Республикада ике зур халыкара аэропорт бар, Татарстан аша зур магистраль нефть һәм газүткәргечләр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot