Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан предприятиеләрен гаилә кыйммәтләрен хуплаган өчен бүләкләячәкләр
Татарстанда «Эш бирүчеләрнең гаилә кыйммәтләрен хуплау буенча иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы була. Чара оешма җитәкчеләрен балалары булган хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыруга этәрү өчен оештырыла, диелә Татарстан Хөкүмәте боерыгында.
Конкурсның төп бурычлары – гаиләсе булган хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча иң яхшы корпоратив практикаларны ачыклау, Татарстан Республикасында демографик вазгыятьне яхшырту өчен хезмәткәрләрнең һөнәри һәм гаилә бурычларын нәтиҗәле берләштерү, мондый хезмәткәрләрнең хезмәт һәм һөнәри потенциалын ачуда ярдәм итү һәм башкалар.
Конкурсны оештыручы – республиканың Хезмәт министрлыгы. Бәйгедә оешмалар милек формасына, оештыру-хокукый формасына һәм икътисади эшчәнлек өлкәсенә бәйсез рәвештә катнаша алачак.
Чараларны хезмәткәрләре саны 2500дән артык, 1000нән 2500гә кадәр, 250дән 1000гә кадәр һәм 250гә кадәр булган предприятиеләр арасында, шулай ук 150 кешегә кадәр штатлы җитештерү өлкәсендә булмаган оешмалар өчен 2024 һәм 2025 елларда үткәрү планлаштырыла. Конкурсны үткәрү вакыты турында мәгълүмат 25 августтан да соңармыйча билгеле булачак.
Чара Татарстанда 2023-2025 елларга туучылар санын арттыру буенча региональ программа (чаралар планы) кысаларында гамәлгә ашырыла.
- 2024 ел Россиядә Президент Владимир Путин указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Моннан тыш, илдә «Гаилә» дигән яңа илкүләм проект эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз