Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан предприятиеләре җитештерү процессларын ярты елда 22 процентка тизәйтте
2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның чимал секторына кермәгән 57 сәнәгать предприятиесе «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашкан. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Проектка 23 муниципаль берәмлектән компанияләр кушылган. Иң күп катнашучылар саны Казанда (11 предприятие), Чаллыда (8) һәм Әлмәт районында (6) теркәлгән.
Чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә предприятиеләр төп процессларның вакытын уртача 22 процентка кыскарткан. Бу хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм эшләп чыгару күләмнәренә уңай тәэсир иткән.
656 белгеч нәтиҗәлелекне арттыруның заманча коралларына укыту узган. Шулай ук төбәкнең процесслар фабрикасы базасында 10 практик тренинг үткәрелгән.
«Сакчыл җитештерү» принципларын кертүнең беренче уңышларын «ХОРТУМ», «КАМАЗэнергоремонт», «КПКБ» һәм «ЗМТ-ГРУПП» кебек компанияләр күрсәтә.
Үзгәрешләрне гамәлгә кертүдә Татарстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Компетенцияләр үзәге ярдәм итә. Аның экспертлары предприятиеләргә логистиканы оптимальләштерү, югалтуларны һәм җитештерү процессы туктап торуны киметү һәм җитештерү куәтләрен нәтиҗәлерәк куллану мәсьәләләрендә консультацияләр бирә.
Проектта Җитештерүчәнлек.рф цифрлы платформасы аша катнашырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз