Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан предприятиеләренең хезмәткәрләренә 44 млн сумлык бурычы бар
2 меңнән артык татарстанлы хезмәт хакын вакытында алмаган
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, эш белән тәэмин итүчеләр 2300 чамасы хезмәткәр алдында эш хакы буенча бурычлы, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бигрәк тә, бу хәл авыл хуҗалыгы өлкәсендә күзәтелә, анда 1847 эшче хезмәт хакы алмаган. Шулай ук төзелештә эшләүче 256 кеше дә хезмәт хакын вакытында алмый. Моннан тыш, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләрендэ эшләүче 105 хезмәткәр дә акчасыз калган.
1 октябрьгә хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 44 млн 38 мең сумнан гыйбарәт. Иң күп бурыч Лаеш районында күзәтелә, ул 15 млн сум чамасы тәшкил итә. Аннары Мөслим районында предприятиеләрнең эшчеләренә 12 млн 953 мең сумлык әҗәте бар. Казанда бурыч күләме – 11 млн сум чамасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз