Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан предприятиеләрендә кош гриппын кисәтү буенча чаралар үтәлеше тикшерелә
«Күп кенә фермерларның ел әйләнә булырга тиешле дезинфекция барьерлары юк. Кошларны асрау кагыйдәләрендә язылганча, ябык режимда тотуны да үтәмиләр», — диде Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россельхознадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хуҗалыкларда, оешмаларда кош гриппын кисәтү буенча чаралар үтәлешен тикшерә.
«Планнан тыш тикшерүләр үткәрәбез, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларында кагыйдәләр бозылуы ачыклана, зур предприятиеләр саклану чаралары белән шаярырга ярамаганын аңлады инде. Быел февраль азагында 15 тикшерү оештырдык, бу хакта Хөкүмәт боерыгы 14 февральдә имзаланган иде», — диде Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Иванов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.
Аның сүзләренчә, тикшерүләргә зарлансалар да, фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да, бу беренче чиратта, үзләренә кирәк икәнен аңларга тиешләр. «Без бит җәзалау, күбрәк штраф салу максатын куймыйбыз, без аларга биологик саклану буенча кимчелекләрен әйтәбез», — диде.
«Күп кенә фермерларның ел әйләнә булырга тиешле дезинфекция барьерлары да юк. Кошларны асрау кагыйдәләрендә язылганча, ябык режимда тотуны да үтәмиләр. Алар элек әби-бабайлар ничек ишегалдында кош асраган булса, шул ысул белән генә үстермәкче булалар. Биологик саклану чараларын да үтәмичә керем алмакчы булалар. Бүген бу зур чыгымнар, ләкин шунсыз баш санын саклап калып булмый, чөнки вирус, нигездә, биосакланыш дәрәҗәсе аксаган предприятиеләргә үтеп керә», — дип искәртте Евгений Иванов.
Таләпләрне үтәмәүчеләргә штраф салына, юридик затка ул 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр. «Күп кенә фермерлар, хилафлыкларны төзәтүгә караганда, шушы штрафны түләүне кулайрак күрә. Шуңа күрә быелдан башка төрле эшлибез: былтырдан бирле хилафлыкларын төзәтмәгән предприятиеләр буенча материалларны, эшчәнлекләрен туктап тору өчен, судларга җибәрәбез», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз