news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан предприятиеләрендә коронавирус очраклары ике тапкырга кимегән

Июль башыннан республикада өлкән яшьтәге авыручы кешеләр саны арта башлады.

Татарстан предприятиеләрендә коронавирус очраклары ике тапкырга кимегән

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанның хезмәт коллективларында яңа Covid -19 коронавирусы белән авыру очраклары ике тапкыр кимегән. Атна эчендә 20 авыру тугыз яңа оешмада ачыкланган. Бүген шул турыда ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марина Патяшина сүзләренә караганда, республикада бер атна эчендә Covid-19 белән авыруның 222 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 31 очракка кимрәк. Бүгенге көндә Татарстанда авыручылар саны 5 мең 186 кеше тәшкил итә.

Соңгы ай дәвамында авыруның яңа теркәлгән очраклары акрынлап кими. Атна эчендә яңа очракларның үсеш темпы 0,6 процент тәшкил иткән. Гомумроссия рейтингында республика авырулар дәрәҗәсе буенча 79нчы урында тора.

«Июль дәвамында пенсия яшендәге авыручыларның өлеше артуы да сагайта. Әйтик, соңгы атнада һәр дүртенче авыру - өлкән кеше. Игътибар итегез, мондый кешеләр үз-үзләрен изоляцияләүдә калырга тиеш», - дип искәртте докладчы.

Моннан тыш, Патяшина искәрткәнчә, төбәктә хәлнең тотрыклылануы кайбер чикләүләрне бетерергә мөмкинлек биргән. Саклык чараларын үтәп сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, ачык һавада аттракционнар, зоопарклар ачылды, дип санап китте ул. Шул ук вакытта азык-төлек кибетләрен контрольдә тоту дәвам итә. Бер атна эчендә - 126, барлыгы 3 мең 196 сәүдә ноктасы тикшерелде. Аларга 2 мең 188 күрсәтмә бирелгән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы йоктыруның 29 яңа очрагы расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100