news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан предприятиеләре цифрлы технологияләрне үстерүгә ярдәм алачак

Конкурслы сайлап алуны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы августта ук үткәрәчәк.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Татарстан предприятиеләре «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләрне ала алачак. Бу турыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

НИОКР һәм технологик эшләр башкару срогы 2 елдан артмаган, аларны үти башлаганга 1 елдан да күбрәк вакыт узмаган очракта, субсидия алу өчен  гариза язарга була. Субсидия югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм үстерү өчен бирелә. Ул оешманың санлы платформаларын һәм программа продуктларын эшләүгә тотылган һәм документаль расланган чыгымнарының 50 проценты күләмендә була.

Әлеге механизм субтехнологияләр белән бәйле цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү һәм гамәлгә кертүгә Россия оешмаларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Алар арасында яңа җитештерү технологияләре, робототехника һәм сенсорика компонентлары, нейротехнология һәм ясалма интеллект, чыбыксыз элемтә технологияләре, бүленгән реестр системалары, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре, квант технологияләре бар.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурслы сайлап алуны августта ук үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100