news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан предприятиеләре сыйфат өчен Россия Хөкүмәте премиясенә лаек булды

Премиягә лаек булган предприятиеләр арасында Түбән Кама һәм Әлмәт оешмалары бар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте илдәге 11 эре оешмага продукция һәм хезмәтләр өлкәсендә сыйфат ягыннан югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен премияләр тапшырды. Бу хакта тиешле карар пәнҗешәмбе Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылып чыкты, дип хәбәр итә ТАСС.

Премиягә лаек булган предприятиеләр арасында Татарстаннан Түбән Каманың “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәтнең “ТаграС-РемСервис” җаваплыгы чикле җәмгыяте бар. Шулай ук лауреатлар исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Волжск, Томск, Железногорск, Севастополь предприятиеләре дә урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot