news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан предприятиеләре махсум киемне читтән сатып алуга өстенлек бирә

Шул ук вакытта “Швейник”, “Кукмара киез итек комбинаты”, “Мелита”, “Бөгелмә тегү фабрикасы”кебек үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиеләре махсус кием тегү белән шөгыльләнә

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында бүген республика сәнәгать предприятиеләре белән кооперация ара элемтә мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Министр урынбасары Олег Власов рәислегендә узган киңәшмәдә ТР җиңел сәнәгать предприятиеләренә республика ихтыяҗлары өчен махсус өс һәм аяк киемнәренә заказлар урнаштыру үз барды. Республика эчендә кооперация элемтәләрен үстерү буенча уртак эшчәнлек тә көн кадагындагы мәсьәлә иде.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бүген республика ихтыяҗлары өчен кирәк булган махсус киемнәрнең яртысы читтән кертелә, ә үзебезнең предприятиеләргә заказ бирелми. Махсус өс һәм аяк киемнәрен сатып алу буенча мәгълүмат анализы шуны күрсәтә: агымдагы елның узган 9 аенда республика предприятиеләре күпләп сату фирмаларыннан 83 млн. сумлык махсус кием сатып алган. “Восток-Сервис”, “Легснаб”, “Камснаб” ҖЧҖ кебек фирмалар бу киемнәрне, үз чиратында, республикага читтән керткән. Шул ук вакытта “Швейник”, “Кукмара киез итек комбинаты”, “Мелита”, “Бөгелмә тегү фабрикасы”, “Лениногорски тегү фабрикасы”, “Кама Аланы тегү фабрикасы” ААҖ кебек үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиеләре махсус кием тегү белән шөгыльләнә.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уздырган чагыштырма анализ күрсәткәнчә, Татарстанда җитештерелүче махсус кием күпләп сатучы фирмалардан алынганга караганда, уртача 15 процентка очсызрак тора. Мәсәлән, Кукмара киез итек комбинатында җитештерелгән итекләр 270 сум торса, купләп сату фирмалары аларны 495 сумнан тәкъдим итә.
Үзебезнең сәнәгать предприятиеләренең җирле җитештерүчеләр белән элемтәләре сүлпән булуны сәнәгатьчеләр төрлечә аңлата. “КАМАЗ” вәкилләре сүзләренә караганда, предприятиедә барлык сатып алулар тендер аша ике этапта үткәрелә ( бәя һәм сыйфат буенча). Октябрьдә узган шундый тендерда 11 предприятие катнашса, шуның дүртесе Татарстаннан булган. Икенче этапка аларның икесе генә уза алган. “КАМАЗ” вәкилләре аңлатуынча, алар җирле җитештерүчеләр белән эшләргә әзер. Тик моның өчен үзебезнең җиңел сәнәгать предприятеләре катгыйлык күрсәтеп, тендерларда үзләрен яңадан сынап карарга тиеш. “Казанкомпрессормаш”, “Казан май комбинаты” вәкилләре үз җитештерүчеләребез, аларның продукцияләре турында мәгълүмат аз булуга зарланды. Министрлыкның бүлек җитәкчесе Татьяна Федорова республикада Электрон товар-мәгълүмат системасы эшләвен тагын бер кат искәртеп, заказчылар белән җитештерүчеләрне шул мәйданны актив файдаланырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100