news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә 200 млн. сум бурычлы
Бурычлары булган предприятиеләр даими күзәтү астында булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәткәрләренә 200 млн. сум бурычы бар. Бу хакта бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышында Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов белдерде. Утырыш Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов алып барды.
Валерий Кандилов 1 ноябрьгә булган мәгълүматлар белән таныштырды, республиканың зур һәм урта предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт хакы буенча бурычлар кимегән. “Узган ай күрсәткечләре белән чагыштырганда бурыч 17,5 миллионга кимегән һәм 58 миллион тәшкил итә. Бурычлы булган предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр саны да кимегән, 1 октябрьдә 8300 кеше эшләсә, 1 ноябрьдә 6800 кеше калган. Бигрәк авыл хуҗалыгы, эшкәртүче производство, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр хезмәт хакларын вакытында ала алмый”, - дип белдерде Татарстанстат җитәкчесе.
Ул шулай ук бурычлары булган предприятиеләр даими күзәтү астында булачак, дип билгеләп үтте. Татарстанның күп кенә бурычлары булган предприятиеләрдә эшчеләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итү өчен вакытлы эш урыннары булдырылган. Шул ук вакытта башка предприятиеләрдә бер генә эш урыны да юк. Моннан тыш республиканың кечкенә предприятиеләрендә дә хезмәт хакы буенча бурычлар бар. Бу күрсәткеч 77 миллион сум тәшкил итә, шул ук вакытта бу акчаның 60 проценты Казанның кечкенә предприятиеләренә туры килә. Республикада хезмәт хакы буенча гомум бурыч 200 миллион сумнан артык, - диде В.Кандилов.
Утырышка Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов нәтиҗә ясады. Урыннарда актив эшләргә кирәк, мохтаҗ кешеләрне ачыклау һәм аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итү мәслихәт. Хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыклы итү программасы буенча бу елга бирелгән акчаны сарыф итәргә кирәк. Мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре бүлеп бирелгән акчаларны сарыф итү өчен җавап тотачак”, - дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2