news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычның 3,5 млн сумын түләгән

Татарстанның Кукмара һәм Зәй районнарының 302 хезмәткәренә хезмәт хакы вакытында түләнмәүне социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе ачыклаган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Татарстанның Кукмара районы “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм “Зәй металл корылмалары заводы” эшкәртүче җәмгыяте персоналы алдында 3,5 млн сум чамасы бурыч түләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дружба” җәмгыяте үзенең 199 хезмәткәренә - 1 млн 498,8 мең сум , Зәй металл корылмалары заводы 103 хезмәткәренә 1 млн 998,3 сум түләгән. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда хезмәт хокуклары үтәлү, аерым алганда, хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләүне республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, дәүләт һәм җирле идарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары да күзәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100