news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Православие җәмәгатьчелеге форумына Лаеш районыннан делегатлар сайладылар

Лаеш районында ел дәвамында бер генә булса да гыйбадәт йорты ачылган.

(Лаеш, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумына Лаеш районыннан делегатлар сайладылар, дип яза җирле басма.

Район Советының зур залына дин әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Протоиерей Федор, Лаеш районы диндары, Столбищедагы Казан изгеләре чиркәве настоятеле үз чыгышында Лаеш районында православиенең үсүе хакында билгеләп үтте.

Православиенең үсеше гыйбадәтханәләр торгызуда һәм төзүдә генә чагылмый. Бу әле яшьләр белән эшләү дә, социаль эшчәнлек тә.

Федор атакай сүзләре буенча, районда ел дәвамында бер генә булса да гыйбадәт йорты ачылган. Быелның тугыз аенда Сокурыда һәм Чирпыда кәшәнәләр барлыкка килде. Могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә төп гөмбәз күтәрелде. Иганәчеләр ярдәме белән Столбищеда чиркәү территориясе тәртипкә китерелгән, ә Тарлашидагы мәхәллә икенче тормыш алган. Район җитәкчелеге тырышлыгы белән Свято-Троицкий архиерей утары һәм Лаештагы Свято-Никольский гыйбадәтханәсе, Полянка авылы храмы һәм башкалар реставрация программасына кертелгән. Дини биналарны реставрацияләү һәм ремонтлау буенча юл картасы төзелгән.

Районда дүрт якшәмбе мәктәбе эшли, аларда православие чиркәвенең нигезе салына. Тиздән тагын берсе эшен башлаячак.

Чиркәү хорларының “Небо на земле” төбәкара фестивале - миссионерлык эшчәнлегенең нигезен тәшкил иткән чараларның берсе. Ул православие дини җыр культурасы матурлыгын ача һәм чиркәү ишеге янына килгән, аның бусагасын атлап керергә теләгән кешеләргә ярдәм итә.

Олы Кабанда кварталга бер тапкыр православие газетасы басыла – бу да яхшы башлангыч. Чиркәү мәхәлләләре социаль проблемалардан да читтә калмыйлар: ярдәмгә мохтаҗларга әйберләр җыюны оештыралар, кешеләр киемнәр, азык-төлек алып киләләр, аларны кыен хәлдә калган гаиләләргә бирәләр.

Лаеш районында православие үсешенең төп нокталары менә шулар.

Район башлыгы православие чиркәүләре вәкилләренең гозерләрен тыңлады һәм аларны хәл итү буенча тиешле карарлар бирде.

Район җитәкчелеге дин юлындагыларга – православие динендәгеләргә дә, мөселман динен тотучыларга да - һәрчак ярдәм кулы суза. Ә булган проблемалар тиз арада бергәләп хәл ителә.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумына делегатлар исемлеген бертавыштан расладылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100