news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан биш территорияне төзекләндерү өчен 475,3 миллион сум акча алачак

Татарстан биш территорияне төзекләндерү өчен 475,3 миллион сум акча алачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның биш проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыруда иң яхшы проектлар конкурсында җиңү яулады. Республика федераль казнадан аларны гамәлгә ашыру өчен 475,3 миллион сум акча алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында.

2027-2028 елларда Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Апас һәм Биләрдә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк.

Иң зур грантны (112,8 миллион сум) Түбән Кама алды. Акча «Нефтехимиклар» паркын реновацияләүгә юнәлдереләчәк. Биредә яңа балалар мәйданчыклары, амфитеатрлы павильон, этләр йөртә торган зона, ял итү урыннары, өстәмә яктырткычлар һәм яшел зоналар барлыкка киләчәк.

Бөгелмә Балалар паркын төзекләндерү өчен 104,7 миллион сум алачак. Анда сәхнәле вакыйгалар зонасы, заманча балалар мәйданчыклары, воркаут-зона һәм ял итүчеләр өчен яңа маршрутлар булдырырга ниятлиләр.

Тагын 104,7 миллион сум Лениногорск шәһәренә Крупская, Ленинград, Шашин һәм Кутузов урамнары арасындагы территорияне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Анда вакыйгалы мәйданы, скалодромлы экстремаль спорт зонасы, иҗади һәм белем бирү мәйданчыклары, сенсорлы һәм алма бакчалары барлыкка киләчәк. Бу гаризаны шәһәр 2025 елда да биргән, ләкин ул вакытта ул җиңүчеләр рәтенә кермәгән иде.

Апас бистәсе үзәк паркны һәм аның тирәсендәге территорияләрне яңарту өчен 80,6 миллион сум алачак. Паркта павильонлы һәм фонтанлы «чәй мәйданы», вакыйгалы мәйданчык, балалар һәм яшүсмерләр өчен зоналар, йөгерү маршруты һәм стритбол өчен мәйданчык барлыкка килер дип көтелә.

Биләрнең тарихи үзәген төзекләндерүгә 72,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Проектта җәяүлеләр өчен яңа променад, фонтанлы скверны яңарту, Биләр елгасы буендагы территорияне, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, яктырткычлар урнаштыру һәм яшелләндерү каралган.

Татарстан конкурска барлыгы 12 гариза җибәргән, шуларның бишесе җиңгән. Бәйгегә 10 августта Мәскәүдә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» XI Бөтенроссия форумында йомгак ясалды.

2018 елдан республика конкурста җиңү нәтиҗәсендә 24 торак пунктта 60 иҗтимагый киңлекне үстерү өчен 4,4 миллиард сум акча җәлеп итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot