news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан электроника җитештерүче технопаркларны үстерү өчен 300 миллион сум алачак

2026 елда Татарстан электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын төзү, үстерү һәм (яисә) яңартуга ярдәм итү өчен 300 миллион сум күләмендә субсидия алачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика бюджетына тиешле бюджетара трансфертлар «2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына федераль бюджет турында»гы Федераль закон нигезендә бүлеп биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot