Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан полициясе законсыз эш иткән банкирлар төркемен кулга алган
Җинаятьчел төркем 70 миллион сум үзләштергән дип фаразлана.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан полициясе капиталны законсыз рәвештә акчага әйләндерү белән шөгыльләнгән банкирлар төркемен тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тәртип сакчылары ачыклаганча, Казанның 2 кешесе клиентларның акчаларын акчалата кулга төшерү буенча җинаятьчел төркем оештырган. Моның өчен алар мөстәкыйль 3 төркем оештырган, аңа кергән һәркем законсыз банк операцияләре заказчыларын эзләп тапкан, клиентлар белән элемтәдә торган, керем исә төркем эчендә бүленгән.
Җинаятьчел төркемгә кергән 3 кеше клиентлар эзләү белән мәшгуль булган, банкоматлардан акча салдырган, ул акчаларны транспортта алып китеп, клиентларга тапшырган. Төркемнәр арасында элемтә тоту 6 кеше кулында булган, алар гамәлдә финанс-хуҗалык эше алып бармаган юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең гомуми бухгалтерлык исәбен тәэмин иткән.
Акчаларны, кәгазьдән чын акча әйләнешенә кертү өчен, алар үзләренең контроленда булган юридик затларның төрле банктагы исәп-хисап счетына күчергәннәр, соңыннан – шәхси эшкуарлар счетларына һәм пластик карталарга. Җинаятьчел төркем 70 миллион сум үзләштергән дип фаразлана.
Тентү вакытында полиция акча йөреше турында каралама язулар, пластик банк карталары, мөһерләр, акча, килешү бланклары, “банк – клиент” системасы буенча исәп-хисап ясарга каралган компьютерлар, башка төр оргтехника, мобиль телефоннар йолып алган.
"Законсыз банк эшчәнлеге” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта төркемгә кергән 9 кеше билгеле, арада 1 кыз да бар. Алар барысы да Казанда яши. Хәзергә 8 кеше кулга алынган, тагын берсенә карата якын арада карар чыгарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз